РИУ студент кызлары ораторлык осталыгын күрсәтәчәк

22 ноябрь 2012 ел 11:45

Бүген РИУ актлар залында сәгать 16.00дә Студентлар дебаты турниры Хатын-кызлар лигасының икенче этабы үтә.

Дебатларның икенче туры барышында катнашучылар “Ике ут арасында: кем белән араны өзәргә - әти-әниләр яки хатын белән?” соравына җавап табарга тырышалар.

Исегезгә төшерик, мондый диспутларның төп мәгънәсе хакыйкатьне табу түгел – мөселман галимнәре инде күптән тиешле нәтиҗәләр ясадылар һәм тиешле карарга килделәр - ә РИУ студентларының ораторлык сыйфатларын үстерү. Командалар җирәбә белән эләккән якның фикерен яклаячаклар. Команда вәкилләренең фикере аларга эләккән позиция белән туры килмәскә мөмкин.

Жюридан кала, катнашучыларның ораторлык осталыгын тамашачылар да бәяләчәк. Шуңа күрә барлык теләгәннәрне үз курсташлары өчен җанатарга чакырлар, дип хәбәр итә РИУ матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана