21 ноябрьдә 17.00дә Казанның "Әниләр” мәчетендә "Исламда гаилә мөнәсәбәтләре” дип аталган темага лекция узган. Үткәрелгән чарада дистәдән артык РИУ шәкертләре катнашкан. Лекцияне Россия Ислам университетының ислам хокукы укытучысы Рөстәм хәзрәт Нургалиев алып барган. Мондый төрдәге чараларны “Әниләр” мәчетендә киләсе атналарда да дәвам итәргә һәм катнашучылар санын киңәйтергә ниятлиләр. Киләсе чәршәмбедә дә мәчеттә гаилә темасы буенча сөйләшәчәкләр.