Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе делегациясенең Болгариягә визиты

21 ноябрь 2012 ел 14:26

Күптән түгел РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (РФ МЭА) делегациясе рәсми визит белән Болгариядә булып кайтты. Мөселман эшмәкәрләре берләшмәсенең чираттагы җыелышында Ассоциациянең президенты Радик Гафуров әлеге сәфәрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.

РФ МЭАнең пресс-үзәге хәбәр иткәнчә, мөселман эшмәкәрләрен Болгариядә югары дәрәҗәдә кабул иткәннәр. Очрашу барышында Радик Гафуров хәзерге вакытта Татарстан һәм Россиядәге ситуация, илнең икътисади потенциалы турында таныштырып үткән. ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе берләшмәсе оешуы болгарлыларның аеруча игътибарларын җәлеп иткән. Россиянең дәүләт структуралары, эшмәкәрлек түгәрәкләре һәм иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлекләре турында кызыксынганнар.

Болгария ягыннан хезмәттәшлеккә теләк белдергәннәр, шулай ук инвестицион проектлар һәм коммерцияле тәкъдимнәр җиткерелгән. РФ МЭА делегациясе өчен эре предприятиеләр һәм Болгария төбәкләре буенча таныштыру-экскурсия оештырылган. Татарстан эшмәкәрләре тәкъдим ителгән проектлар белән урында ук танышып, җиләк-җимеш продукцияләре һәм махсус техника белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышканлар. Хәләл-туризм һәм балаларның ялларын тиешенчә булдыру мөмкинлекләре, югары технологияләр өлкәсен эшләп чыгару каралган. РФ МЭА делегациясенең Болгариягә визиты нәтиҗәләре буенча махсус беркетмәгә кул куелган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана