Балык Бистәсе мөхтәсибәтендә 3 көн рәттән хәйрия ашлары үткәрелде

20 ноябрь 2012 ел 15:36

Район имам-мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге хәйрия ашлары Хаҗ сәфәрендә булган җирле мөселманнар белән очрашуга багышланган икән. Узган атнаның шимбәсендә, ягъни 17 ноябрьдә, үзәк мәчеткә 60лап хатын-кыз җыелган. 18 ноябрьдә балалар өчен табын әзерләнгән, 70ләп сабый мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән сый-хөрмәттән авыз итә алган. 19 ноябрьдә исә 60тан артык бабайлар килгән. Хәйрия ашы кысаларында җирле хаҗилар белән очрашканнар, Коръән укып, вәгазьләр сөйләнгән. Сәүдәхан хәзрәт билгеләп үткәнчә, әлеге хәйрия ашларының чыгымнарын тулысы белән мөхтәсибәт үзе күтәргән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда әлеге районнан 15ләп мөселман хаҗ сәфәре кылуга ирешкән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана