Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, һәр айның соңгы сишәмбесендә мөхтәсибәттә – имамнар җыелышы, беренче пәнҗешәмбесендә “Мөселманнар җыелышы” үтә. Чираттагы имамнар җыелышы 27 ноябрьгә туры килә.
“Мөхтәсибәттә эшләрнең тынганы юк. Яңа гына район имамнарына Диния нәзарәтеннән имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Бүгенге көндә мәчетләрнең документларын тәртипкә китереп бетереп утырабыз, Уставлар инде яңарып бетте. Мәчет каршыларында башлангыч дини гыйлем бирүгә дә игътибар зур”, дип билгеләп үтте хәзрәт. Сишәмбе җыелышында көндәлек мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.