2012 елның 19 ноябрендә Истанбулда сигезенче евразия ислам корылтае үз эшен башлап җибәрде. Корылтай 19 ноябрьдән 22сенә чаклы үтәчәк. Чарада Россия, БДБ һәм Азия илләре Мөфтиләре катнаша.
Корылтайда Татарстан Республикасы исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясый. ТР Мөфтие доклад белән чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июль аендагы теракттан соң, бу –
Татарстан Мөфтиенең халык алдындагы беренче чыгышы иде.