Мөселман яшьләрен профессия сайларга әзерлиләр

19 ноябрь 2012 ел 10:38

“Зәкят” Хәйрия Фонды мәхәлләгә йөрүче мөселманнарның балалары һәм Казан шәһәренең ятимнәр йортларында тәрбияләнүче сабыйлар өчен профессия сайлау юнәлешендә дәресләр үткәрәләр. Әлеге әһәмиятле эшне Исхак хәзрәт исемендәге Милләтара мәдәни-агарту үзәге 2008 елда башлап җибәргән иде. Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Зәкят” фонды волонтерлары балаларны каллиграфия серләренә һәм кул эшләренә өйрәтәләр.

Үткән якшәмбедә балаларны глина белән эшләргә өйрәттеләр. Дәресләр вакытында, мәхәллә халкы ярдәме белән, чәй табыны да әзерләнә. Әлеге изге гамәлгә үзләренең өлешләрен кертергә теләүчеләр ҮДО-ТР МДНнең “Зәкят” Хәйрия Фондына мөрәҗәгать итә алалар.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана