Мөхәррәм – мөселман ай календарендәге беренче ай.
Яңа ел – җаваплы вакыт. Әлеге көннәрдә иске елда кылган эшләребезгә хисап ясыйбыз, игелекле гамәлләребез һәм гөнаһларыбызны барлыйбыз. Эшләгән хаталарыбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән ярлыкавын сорыйбыз, ягъни, Мөхәррәм – ярлыкау һәм гыйбадәт ае. Һәркем дә әлеге айны Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә гыйбадәттә үткәрергә тиеш.
Елның беренче аен ничек үткәрсәк, елын да шулай үткәрербез. Шул уңайдан Кабан арты мәчетендә, Казан шәһәре йортларыннан мөселман ятим балаларын чакырып, хәйрия ашлары үткәрелә, дип хәбәр итте Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин.