2012 елның 16 ноябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә агымдагы елгы хаҗ сәфәре нәтиҗәләренә багышланган пресс-конференция үтте.
Татарстан хаҗилары өчен агымдагы елның хаҗ сәфәре ничек оештырылуы турында ТР МДНнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин һәм ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сөйләделәр. Үткәрелгән чарада шулай ук хаҗилар да катнашты.
Согуд Гарәбстаны беренче тапкыр, татарстанлыларга хаҗ сәфәрен тиешле дәрәҗәдә оештырулары өчен, ТР МДНә рәхмәтен җиткерде һәм “Әл-Хәрам” мәчете төшкән бүләк тапшырды.