Бүген, ягъни 16 ноябрьдә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йорты Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының һәм Татарстан республикасындагы этникара мөнәсәбәтләрне җайлау мәсьәләләре буенча даими эшләп килүче ведомствоара эшлекле төркеменең бердәм күчмә утырышы үтә.
Утырышта Түбән Кама муниципаль район башлыгы А.Р.Метшин, Татарстан халыклары Ассамблеялары Филиалы җитәкчесе Т.А.Наговицына, Түбән Кама районы башылыгының киңәшчесе Г.Л.Кетанов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Н.М.Владимиров чыгыш ясаячаклар. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнаша.