14 ноябрьдә Әгерҗе хәрби комиссариаты бүлекчәсеннән 15 егет армия сафларына китте. Аларга хәер-фатиха бирергә Әгерҗе районы башлыгы Владимир Владимирович Макаров, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов һәм район чиркәү башлыгы Сергий атакай да килгән иделәр. Хәлим хәзрәт Коръән укып, татар егетләренә юл догасы өләшеп чыкты.
Әгерҗедә әлеге матур традиция инде берничә ел рәттән сакланып килә, җирле халык белдергәнчә, бу елда ул тагы да оешканрак төстә узган.