Бүген, ягъни 15 ноябрьдә республиканың Теләче районы Тәмте-Мәтәскә авылында мәчет ачылды. Тантанада Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Саба районының үзәк мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Яхин, имамнар, җирле үзидарә башлыклары һәм авыл халкы катнашты.
Имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт билгеләп үткәнчә, яңа ачылган мәчет авылда беренчесе икән. Мәчет төзелешенә Рамил Сөнгәтуллин җитәкчелегендәге ҖЧҖ “Нирус” ширкәте булышлык күрсәткән, шулай ук җирле халыкның да ярдәме зур булган.