Әлки, Әгерҗе һәм Әлмәт дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды

15 ноябрь 2012 ел 12:56

15 ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Әлки, Әгерҗе һәм Әлмәт дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Тантананы Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов алып барды. Үз чыгышында имамнар алдындагы төп бурычлар, бүгенге көндә дин әһелләренең роле һәм башкарган вазифаларына җаваплы карарга кирәклеге турында искәртеп үтте. Имамнарга шулай ук Коръәннең “Казан басмасы” да тапшырылды. Бүген Әлки районыннан – 26, Әгерҗедән – 15, Әлмәттән 19 имам-хатыйб шәһадәтнамәле булды.

Имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре республиканың нибары дүрт-биш районына гына биреләсе калды, 2012 елда барлык район дин әһелләренә дә тапшырылыр дип көтелә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана