11 ноябрьдә Ютазы районы Иске Урыссу авылында яңа имам сайланды. Әлегә кадәр биредә имам булган 83 яшьлек Мәгъсүм хәзрәтне лаеклы ялга озаттылар. Ютазы районы имам-мөхтәсибе хәзрәткә изге теләкләр әйтеп, "Рәхмәт хаты" тапшырды. Сайлау нәтиҗәсе буенча яңа имам итеп яшь һәм өметле дин әһеле Хәмзә хәзрәт Хәбибуллин билгеләнде.