14 ноябрьдә ТР МДНндә Тукай һәм Минзәлә районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Шәһадәтнамәләрне 30 дан артык имам алды. Имам-хатыйблык вазыйфасын раслаучы рәсми документларны мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Ул имамнарны котлап дин әһелләре эшчәнлеге турында кыскача вәгазь сөйләде. Диния нәзарәтенә караучы барлык дин әһелләре бердәм һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга тиешлекне ассызыклады.
Чарада һәр муллага "Казан басмасы" бүләк ителде.
Фоторепартаж: http://dumrt.ru/tt/node/6473