10 ноябрьдә ТР МДН каршындагы "Зәкят" хәйрия фонды Теләчедә район мөхтәсибәте белән берлектә авыл имамнары өчен махсус лекцияләр оештырды. "Зәкят" хәйрия фонды консультанты Нурислам хәзрәт Ибраһимов имамнарга зәкят турында сөйләде һәм аларның сорауларына җавап бирде. Лекцияләрне 20 имам тыңлады.
"Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин әйтүенә караганда, зәкят темасына багышланган лекцияләрне, семинарларны Казан һәм авыл имамнары өчен даими үткәрү күздә тотыла. Фонд белгечләре авылларга махсус барып Исламның өченче баганасы -зәкят турында аңлатачаклар.