Бөгелмә шәһәре үзәк мәчете каршындагы "Шәфкать" үзәге Урыссу мәдрәсәсенә хәйрия ярдәме күрсәтте: читтән торып укучыларга файдаланыр өчен савыт-саба, урын-җир кирәк-яраклары җыеп тапшырды.
Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенә караганда, шәһәрдә ярдәм күрсәтү үзәге барлыкка килүгә бер елдан артык. Үзәктә мохтаҗлар өчен киемнәр, савыт-сабалар, урын кирәк-яраклары яки җиһаз кабул итәләр. Шулай ук мохтаҗлар өчен кирәк-яраклар шәһәрнең һәм районның һәр мәчетендә, "ЭССЕН" гипермаркетында кабул ителә. Әлеге кибеттә әйберләр җыю өчен махсус тартма куелган. Мохтаҗлар һәрвакыт үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.