10 ноябрьдән "Сөләйман" мәчете каршындагы күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә чираттагы курс оештыра. Бу юлы күзләре начар күрә торган ир-атлар Ислам нигезләрен һәм Луи Брайл системасы буенча укырга өйрәнәчәк, дип хәбәр итә info-islam.ru. Гадәттәгечә курс бер ай дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә күзләре күрмәүчеләр гыйлем генә туплап калмыйча, Казан белән дә таныша алачак. Алар өчен махсус экскурсияләр һәм театрга бару кебек мәдәни чаралар да оештырыла.
Оештыручылар курсларга килүчеләрнең юл, яшәү, ашау чыгымнарын үз өсләренә ала. "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды үзәгендә укучы күзләре күрмәүчеләргә ярдәм итәргә теләгәннәр фонд счетына акча күчерә ала.
ИНН 1658087725
КПП 165801001
БИК 049205815
ОГРН 1071600003530
р/с 40703810800000000289
к/с 30101810100000000815
в ОАО АИКБ «Татфондбанк» г.Казань .