"Хәләл" комитеты белгече хәләл кош итләрен әзерләү белән танышты
09 ноябрь 2012 ел 15:00
8 ноябрьдә ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты белгече Рөстәм Ногманов “Казан кошчылык фабрикасы”нда хәләл кош итләрен җитештерү барышы белән танышты. Биредә хәләл ит ризыкларын әзерләү тәртибен тикшергәч, Ислам хәләл нормалары тиешенчә үтәлүе ачыкланды. Ризыкларны әзерләгәндә Ислам нормаларына каршы килми торган өстәмәләр кулланыла. Әзер ризыклар махсус пакетларга тутырыла. Ярымфабрикатлар, чимал, һәм әзер продукция махсус билгеләнгән урында, аерым савытларда саклана. Чималны саклау шартлары “Хәләл” стандартларына туры килә.
Соңгы яңалыклар
05 март 2021 ел 17:56
05 март 2021 ел 15:52
05 март 2021 ел 15:33
04 март 2021 ел 15:15