6 ноябрьдә Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов Әлмәт мөхтәсибәтендә булдылар. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рафыйк Миңнеәхмәтов хәбәр итүенә караганда, кунаклар мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышканнар һәм дини эшчәнлеккә кагылышлы планнары, тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.