8 ноябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Кукмара районы дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре бирелде. 30 га якын имамга шәһадәтнамәләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Габдулла хәзрәт беренче чиратта авыллардан җыелган имамнарга Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең сәламен тапшырды һәм диния нәзарәтенә килеп шәһадәтнамә алулары белән котлады. Шулай ук ул нәзарәт, дин әһелләре эшчәнлеге турында вәгазь сөйләде. Үзенең чыгышында имамнар өчен күркәм итеп вәгазь сөйләүнең мөһимлеген ассызыклады.