“Апанай” мәчете Апанай оныкларын җыя

07 ноябрь 2012 ел 13:18

8 ноябрьдә Казанның тарихи “Апанай” мәчетендә танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Апанаев  нәселенең дәвамчылары җыела. Апанаевларны җыйган Корбан мәҗлесе сәгать 14.00 дә башлана. Әлеге чараны “Апанай”  мәчете, "Иман" мәркәзе белән берлектә Мөслимә” иҗтимагый оешмасы уздыра. Оештыручылар хәбәр итүенә караганда, "Апанай оныклары" дип аталган кичәгә төрле өлкәләрдә дан казанган 20 гә якын данлыклы нәсел дәвамчысы, шулай ук татар галимнәре, зыялылары килер дип көтелә.

 --- 

Агымдагы елның 2 декабрьдә Казанның иң борынгы мәчетләренең берсе «Апанай» 15 ел дәвам иткән реставрация эшләре тәмамлангач рәсми рәвештә яңадан ачылды. Билгеле булганча, ул башкалабызда  «Мәрҗани» мәчетеннән соң 1768-1771 елларда сәүдәгәр Якуп Солтангалиев акчасына төзелгән. XX йөз башына кадәр мәчетнең иганәчеләре булып сәүдәгәр Апанаевлар гаиләсе тора. 

Габдулла Апанаев – танылган педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан икътисадына һәм мәдәниятенә күп өлеш керткән Апанаевлар династиясеннән. 18 яшендә Печән базары мәчетенең имам хатибы була. 1892 елда шунда ук яңа ысуллы мәдрәсә оештыра. 1892-1918 елларда педагоглык эшчәнлеге һәм китап нәшер итү белән шөгыльләнә, «Азат» газетасын чыгара. Бер үк вакытта, 1902-1907 елларда ул «Казанның ярлы мөселманнарына ярдәм җәмгыяте» идарәсе рәисе дә булып тора. 1906 елда Г.Апанаев Түбән Новгородта җыелган III Бөтенроссия мөселман съездын оештыру комитеты рәисе буларак таныла. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана