4 ноябрьдә ТР МДН каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды Кабан арты мәчетендә “Аллаһ бу дөньяны яраткан» дип аталган темага рәсемнәр конкурсы үткәрде. Конкурста мәчеттә үткәрелүче дин сабакларына йөрүче кече һәм мәктәп яшендәге 20 бала катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар рәсемнәрен кулдан, ә өлкәнрәкләр компьютерда ясады.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында беренче урынны Мәдинә Сәләхова, икенче урынны –Ләйсән Хәйретдинова, өченче урынны – Әхмәт Лотфуллин алды. Ә компьютерда их яхшы рәсем ясаучы Мөхәммәт Лотфуллин булды. Икенче урында –Азат Гайнуллин. Өченче урында – Илдан Муллин.
Конкурста җиңүчеләргә, катнашучыларга “Зәкят” фонды бүләкләр тапшырды. Моннан тыш аларга әкият геройлары катнашында бәйрәм оештырылган иде. Соңыннан исә балалар мәчетнең социаль ашханәсендә әзерләнгән табында сыйландылар.
Фоторепортаж: dumrt.ru/tt/node/6383