Түбән Кама Җәмигъ мәчете тарафыннан махсус оештырылган корбан итен кабул итү пунктында 1300 кг корбанлык ит җыелды. Әлеге итләрне пакетларга тутыру, бүлү һәм тапшыру ярты атна дәвамында башкарылды, дип хәбәр итә мөхтәсибәт. Җирле үзидарә киңәше белән мохтаҗ гаиләләр исемлеге төзелгән. Мәчеткә йөрүчеләр әлеге исемлеккә кергәннәргә корбанлык итләрен илтеп биргәннәр. Мөселманнар якынча 500 адрес буенча барып, шәһәрдә яшәүчеләрне бәйрәм белән котлаганнар һәм корбанлык итләрен тапшырганнар.