Компьютер рәсемнәре конкурсы уздырыла

02 ноябрь 2012 ел 11:03
4 ноябрьдә сәгать 14.00 дә Кабан арты мәчетендә “Аллаһ бу дөньяны яраткан» дип аталган компьютерда ясалган рәсемнәр конкурсы үткәрелә.  Конкурсны ТР МДН каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды мәктәптә укучы балалар өчен оештыра. Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин әйтүенә караганда, мәдрәсәдә компьютер классы мәчеткә йөрүчеләр көче белән балаларны иман йортына җәлеп итү һәм аларны төрле юнәлештә үстерү максатыннан булдырылган. Биредә профессиональ программист балалар өчен компьютер дәресләре дә үткәрә.

Компьютер рәсемнәре конкурсы укучыларны каникул вакытында файдалы һәм кызыклы шөгыль белән мавыктыру ниятеннән үткәрелә. Җиңүчеләргә “Зәкят” фонды бүләкләр тапшырачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана