31 октябрь көнне Әлмәтнең Үзәк мәчетендә Корбан мәҗлесе булып узды. Өлкән буын вәкилләре өчен уздырылган мәҗлес Коръәннән аятьләр укып башланып китте. Имам-мөхтәсиб Рафыйк хәзрәт килгән кунакларны Корбан бәйрәме белән тәбрикләде. Ашка килгән өлкәннәр Корбан итләреннән пешерелгән тәмле ризыкларны авыз иттеләр.