Сарман һәм Саба районнары дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшырылды

01 ноябрь 2012 ел 12:39

1 ноябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Сарман һәм Саба районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Ике районнан барлыгы 40 ка якын имам килгән иде. Шәһадәтнамәләрне мөфти вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Габдулла хәзрәт үзенең вәгазендә республика мөселманнары өммәте өчен мөфтият һәм мөхтәсибләрнең, имамнарның  дин таратуда бер юнәлештә бердәм булып эшчәнлек алып барулары файдага гына икәнлекне билгеләп үтте. “Бүгенге көндә җәмгыятькә төрле өлкә белгечләре кирәк, шулай да имамнар эшчәнлегенә, аларның дин кыйммәтләрен җиткерүенә ихтыяҗ аеруча зур”, - диде.  

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана