Чаллы шәһәрендә Корбан бәйрәме чаралары бик яхшы оештырылды. 25 октябрьдә сәгать сигезгә шәһәрнең 13 мәчете дә халык белән тулган иде. Гает намазыннан соң Сидоровка бистәсендә алдан махсус әзерләнгән урында корбан чалу башланды, дип хәбәр итә islamtatar.ru.
Корбан бәйрәменең беренче көнендә биредә 900ләп корбан чалынган. Өч көнгә якынча – 1500. Мәчет тирәләрендә корбан чалу рөхсәт ителмәгән. “Рамазан”, “Туфан”, ГЭС мәчетләрендә мохтаҗларга хәйрия ашлары үткәрелгән. 27 октябрьдә “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылган.
“Әбүзәр” мәчете 26 октябрьдә “Мирас” мөселман мәктәбендә бәйрәм ашы үткәргән. Анда укучылар һәм аларның ата-аналары, җәмгысы 240 кеше катнашкан. 25 октябрьдә әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаутдинов “Снежок” ял базасында да Корбан ашы үткәргән. 27 октябрьдә исә ГЭС мәчетендә кече яшьтәге мәктәп балалары мәҗлескә җыелган. 28 октябрьдә Тукай районы хакимияте ашханәсендә балалар һәм картлар өчен чираттагы хәйрия ашы уздырылган.