Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов районда Корбан ашлары актив рәвештә үткәрелеп килә, дип хәбәр итте. Әлеге хәйрия ашлары 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ак Бүре авылының “Нургаяз” һәм “Мәхмүт” мәчетләре, Яңа Чишмә районының үзәк мәчете аеруча активлык күрсәтә икән.
14 ноябрьдә хәйрия ашларына йомгак рәвешендә, район башлыгы ярдәме белән, Корбан ашы Яңа Чишмәнең үзендә үтәчәк. Бәйрәм чарасын оештыруга төрле оешмалар ит, азык-төлек, шулай ук акчалата да ярдәм күрсәтәләр. Мәҗлескә районның барлык мәхәлләләреннән дә 10ар кеше чакырылган, чарада шулай ук оешма җитәкчеләре, администрация вәкилләре катнашыр дип көтелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашачак.