Арчада мәчетләр арта

30 октябрь 2012 ел 13:44

26 октябрьдә Арча шәһәренең Шәрекъ бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынган. Район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә Арча шәһәрендә өч мәчет эшли икән, тагы бер мәчеткә манара куясы һәм эчке төзекләндерү эшләрен генә тәмамлыйсы калган. Нигез салынган яңа мәчет – шәһәрдәге бишенче мәчет булачак. “Төзелеш эшләре халык ярдәме белән башкарыла. Һәр мәчеткә дә халык агылып йөри, бу исә Аллаһы йортларының санын арттыруга этәрә генә”, дип билгеләп үтте хәзрәт.

Манара һәм эчке төзекләндерү эшләре генә калган мәчетне бер ел эчендә төзеп бетерергә ниятлиләр, ә менә Шәрекъ бистәсендә нигез салынган мәчетнең кайчан әзер булуы әлегә билгесез. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана