1 ноябрьдә “Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” исемендәге конференция узачак

29 октябрь 2012 ел 13:25

2012 елның 1 ноябрендә “Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” исемендәге конференция узачак, әлеге чара танылган педагог һәм мәгърифәтчеләр Галимҗан Барудиның 155 еллыгына һәм Салихҗан Барудиның 150 еллыгына багышлана. Конференцияне  ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге оештыра. Конференциягә галимнәр, югары уку йортлары студентлары, аспирантлар чакырылган. Чара программасы тәрбия һәм мәгариф өлкәсенә караган теоретик-методологик проблемаларны, педагогика һәм татар педагогик фикер үсеше тарихын, шулай ук дини мәгариф мәсьәләләрен үз эченә алган.

Конференциядә түбәндәгеләр каралачак:

-         “Дин вә әдәп” журналында мәгариф мәсьәләләре

-         Дини белем бирү мәсьәләләре

-         Татар мәгарифе үсешендә “Мөхәммәдия” һәм “Касыймия” мәдрәсәләренең роле

-         Бертуган Барудиларның уку-укыту әсбаплары

-         XX гасыр башында узган мөселман корылтайлары материалларында милли мәгариф проблемалары

-         Татар мәктәпләре өчен педагогик кадрларны әзерләү һәм квалификацияләрен үстерү: тарих һәм заман

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана