25 октябрьдә республикабызда Корбан бәйрәме үтте. Барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге мәчетләргә бәйрәм намазына мөселманнар килде. Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетенә ике меңнән артык мөселманнар җыелды. Әлмәт районының имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңнеәхмәтов барлык мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады, шулай ук район башлыгы М.Х.Салихов та үзенең теләкләрен җиткерде.
Гает намазыннан соң, барлык мөселманнар да корбан чалырга таралыштылар. Корбан чалыр өчен махсус мәйданчыклар каралган иде. Бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә үткүрүгә район админитсрациясе һәм “Татнефть” компаниясенең җитәкчеләре зур өлеш керттеләр.
Кичен Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсә шәкертләре өчен махсус мәҗлес оештырылды. Мәдрәсәнең ректоры Рәфыйк хәзрәт һәм мәдрәсә мөгаллимнәре шәкертләрне әлеге олуг бәйрәм белән котладылар. Корбан бәйрәмен үткәрер өчн махсус программа әзерләнгән иде: төрле спорт ярышлары, бәйгеләр, викториналар оештырылды.