Татарстан республикасының көньяк-көнчыгыш төбәкләре казыяте һәм Ютазы районы мөхтәсибәте тарафыннан, Корбан бәйрәме уңаеннан, 25 окятбрьдән алып 28енә кадәр төрле бәйрәм чаралары оештырылды.
25 октябрьдә мохтаҗларга корбанлык итләре таратылды, 26 октябрьдә –өлкәннәр өчен бәйрәм, 27 октябрьдә – яшьләр өчен бәйрәм тантанасы, 28 октябрьдә Ютазы районы балалары өчен махсус бәйрәм чарасы оештырылды.