Чирмешәндә Корбан бәйрәме

29 октябрь 2012 ел 10:23

25 октябрьдә Чирмешән районының җәмигъ мәчетендә Корбан бәйрәме үткәрелде.

Мәчеткә барлыгы 250ләп кеше җыелды, араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Корбан бәйрәме тәкъбир әйтеп, Изге Коръән укып башлап җибәрелде. Соңыннан мәчетнең имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов бәйрәм вәгазе укыды. Җыелган халыкны район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да бәйрәм белән котлады.

26 октябрьдә мәхәллә халкы ярдәме белән мәчеттә корбан ашы оештырылды. Мәчетне төзекләндерүгә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңыннан Хәбир хәзрәт Ханов хәйрия эшләренең әһәмияте турында сөйләп үтте.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана