26 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетенә Габделхак Шакиров исемендәге Иҗтимагый Хәйрия берләшмәсеннән инвалидлар килде. Әлеге берләшмә Түбән Кама шәһәренең “Шинник” спорт комплексында урнашкан, оешма Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләренең инвалидларын үз карамагы астына алган.
Килгән кунакларны мәчетнең имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин каршы алды. Хәзрәт бәйрәмнең әһәмияте, тарихы турында сөйләп үтте, барлык килгән кешеләргә дә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүен теләде һәм Коръән укыды.
Бәйрәм 100 кешегә әзерләнгән бәйрәм табыны артында дәвам итте.