2012 елның 26 октябрендә Казан шәһәренең Кабан арты мәчетенең социаль ашханәсендә мохтаҗларга корбанлык итләре тарату булды.
Әлеге хәйрия чарасын мәчет хезмәткәрләре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зәкәт” Хәйрия фонды оештырды. Иң беренче чиратта “Зәкәт” фондына мөрәҗәгать иткәннәргә һәм итләтә ярдәм күрсәтүне сорап гариза язган кешеләргә булышлык күрсәтелде. Мәчеткә шулай ук үзләренең корбан итләрен алып килүчеләр булды. Мәчеткә килгән һәркемгә дә “Зәкәт” фонды тарафыннан Корбан гаетенә багышлап чыгарылган китаплар бүләк ителде.
Шулай ук бүген, бәйрәм көннәре уңаеннан, мәхәллә халкын пылау белән сыйлаячаклар. Мәчет җитәкчелеге 300ләп мөселман кардәшебезне ашатырга ниятли.
Кичә, ягъни Корбан гаете көнне сәгать 8.00дән алып 19.00гә кадәр мәчет ашханәсендә мохтаҗларны ашату каралган булган. Бәйрәм табынында 600ләп кеше катнашкан, 280 литр аш әзерләнгән.
Кабан арты мәчет имам-хатыйбы, “Зәкәт” Хәйрия фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин билгеләп үткәнчә, Корбан бәйрәмендә бер елга җитәрлек савап җыябыз. Мохтаҗларга булышлык күрсәтү башка бәйрәм көннәрендә дә дәвам ителәчәк, корбанлык итләреннән Кабан арты мәчетенең социаль ашханәсендә мохтаҗларга хәйрия ашлары уздыру күздә тотыла.
Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/6251