ГАЙНУТДИНОВА САМИРА ЛИНАР кызы 2010 елның 3 декабрендә туган. Сабый – игезәкләрнең берсе, кызлар вакытлары җитмичә 7 айлык булып туганнар. Балалар үз яшьләренә карап үскәннәр,ләкин 6 ай вакытында Самираның сеңлесеннән артта калуын сизгәннәр. Табибка баргач котычкыч диагноз куйганнар: ДЦП. Бүген аларга 1 яшь 10 ай. Кызганыч, Самира әле дә үрмәләп йөри алмый, үзе утыра алмый , тора алмый, йөрми һәм күзләре начар күрә (частичная атрофия зрительных нервов обоих глаз, поражение центрального отдела зрительного анализатора). Кыз күп тапкырлар Казанның һәм Мәскәүнең неврология хастаханәләрендә, шулай ук Украинаның профессор Козявкин исемендәге тернәкләндерү клиникасында дәваланган.Самираның әти-әнисе һәрвакыт балаларының сәламәтлеге өчен көрәрәләр. Алга китеш бар, ләкин ул бик әкрен бара.
Бүген аңа ярдәм итергә мөмкинлек бар. Аның өчен Самира әнисе белән Кытайга, Аркан-Байвин клиникасына китәчәк, шунда дәвалау курсын үтәчәк. Кирәкле акчаларның бер өлеше җыелган, 225 000 сум җыясы калды.
Үзәкләшкән дини оешма-Татарстан республикасы Мөселманнарының Диния нәзәрәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге «Туган Авылым» һәм Казанның БТКның җитәкчесе Ф.Ф. Мифтаховның матди ярдәме белән » САМИРАГА ҖЫЛЫЛЫК НУРЫН БҮЛӘК ИТИК!» исемле фотоакция оештыра.
Фотосессиядән җыелган барлык акчалар ГАЙНУТДИНОВА САМИРА ЛИНАР кызы исәп-хисап счетына күчереләчәк .
Яхшы сыйфатлы фотосессия ясарга, шулай ук Самирага ярдәм итергә теләүчеләрне 27 октябрь көнне «Туган авылым» ресторанлы күңел ачу комплексында көтеп калабыз.
( Луковский ур., 14/56) 10 00 — 17 00 кадәр. Фотосессия бәясе — 1000 сум (15эшкәртелгән фотосүрәт өчен).
Барлык сорулар буенча түбәндәге номерларга шалтратыгыз:
264-61-58, 89872639889 Гөлнара.