Диния нәзарәте республика халкына корбанлык итләре таратты

26 октябрь 2012 ел 10:44

Корбан гаете көнне, ягъни 25 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты республикабызның дини уку йортларын, кайбер мәчетләрне, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ булган оешмаларны корбанлык итләре белән тәэмин итте.

Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында 84 сарык корбанга чалынды. Корбанлык итләре “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсенә, Казан ислам көллиятенә, яман шеш белән авыручылар белән эшләүче Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына, “Апрель”мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү үзәгенә, Диния нәзарәтенең ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлегенә, “Әниләр” мәчетенә, “Путь преодоления” тернәкләндерү үзәгенә, Россия ислам университетына, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасына таратылды.

Шулай ук Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фондына, хәйрия һәм ярдәм бүлегенә алдан язылган ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган өлкәннәргә, ятимнәргә дә корбанлык итләре өләшенде. Килеп алырга мөкинлекләре булмаганнар өчен өйләренә алып барып бирү дә каралган иде.

фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/tt/node/6215

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана