Корбан гаете көнне, ягъни 25 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты республикабызның дини уку йортларын, кайбер мәчетләрне, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ булган оешмаларны корбанлык итләре белән тәэмин итте.
Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында 84 сарык корбанга чалынды. Корбанлык итләре “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсенә, Казан ислам көллиятенә, яман шеш белән авыручылар белән эшләүче Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына, “Апрель”мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү үзәгенә, Диния нәзарәтенең ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлегенә, “Әниләр” мәчетенә, “Путь преодоления” тернәкләндерү үзәгенә, Россия ислам университетына, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасына таратылды.
Шулай ук Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фондына, хәйрия һәм ярдәм бүлегенә алдан язылган ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган өлкәннәргә, ятимнәргә дә корбанлык итләре өләшенде. Килеп алырга мөкинлекләре булмаганнар өчен өйләренә алып барып бирү дә каралган иде.
фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/tt/node/6215