Буа мәдрәсәсе Буа мөхтәсибәте, районның мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә Корбан гаете уңаеннан мәктәп яшендәге балалар арасында “Минем мәчетем” дигән рәсем бәйгесе игълан итте. Ул 20 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр үткәрелә.
Бәйгенең максаты балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, аларның иҗади кызыксынуларын үсендерү, талантларын ачарга ярдәм итүдән гыйбарәт.
Бәйгедә 6-16 яшьлек буалылар катнаша ала. Бәйге Корбан ашы белән төгәлләнәчәк. Иң яхшы эшләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Рәсемнәр Буа шәһәре, К.Либкнехт урамы, 79 йорт (Буа мәдрәсәсе) адресы буенча кабул ителә. Сораулар өчен тел.: 8(84374)3-70-71, 89274101412