Быел беренче тапкыр Корбан гаетенең төп чаралары Болгардагы “Ак мәчет”тә үтте

25 октябрь 2012 ел 14:45

Бүген, 25 октябрьдә бөтендөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Республика мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре үтте. Быел Болгардагы “Ак мәчет” тән Корбан гаетен турыдан-туры трансляцияне “Татарстан - яңа гасыр” каналы аша күрсәттеләр. Анда узган гыйбадәттә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, дини һәм иҗтимагый җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Тантаны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Ул иң элек мөселманнарга РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлауларын җиткерде.

Баш казый бәйрәм вәгазен Аллаһы Тәгаләнең зур сынавының пәйгамбәрләргә, әнбияләргә төшүе белән башлап җибәреп, корбан чалу башланып киткән Ибраһим г.с. тарихына тукталды. Җитәкчеләребезнең иманга килеп, башка мөселманнар белән бер сафта булуына шатлануын белдерде. Республика җитәкчелегенең икътисад һәм социаль өлкәдә башкарылган хезмәтләрен бәяләп, моның Аллаһы Тәгалә бәрәкәте икәнлеген әйтте. 
Корбан гаетенең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, Җәлил хәзрәт әлеге бәйрәмнең асылында Аллаһы Тәгаләгә якынаерга теләк ятуын билгеләп үтте. 
Тарихтан мәгълүм: Ибраһим г.с.нең баласы булмый. “Аллаһы Тәгаләдән: “Син миңа якынаерга телисеңме, Ибраһим? Син минем якыным, сөеклем, минем дустым булырга телисеңме” - дип әмер килгәч, Ибраһим: “Телим, яраббым”, - ди. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: “Алай булса, мин сиңа бала бүләк итәм. Балаңны кызганмыйча, син миңа корбан итә аласыңмы?” – диде. Ибраһим г.с., Аллаһы Тәгаләгә үзенең ихласлыгын күрсәтеп, баласын корбан итәргә алып китә. Соңгы мизгелдә күк капусы ачылып китеп, аннан корбанга тәкә килеп чыга. 
“Аллаһы Тәгалә бу эшне ни өчен эшли? Бүгенге көндә кешеләрне корбанга китерергә чакыра торган диннәр бар. Кешене корбанга китерүнең никадәр күңелсез, начар, авыр эш икәнлеген Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрнең - әти кешенең йөрәге аша үткәреп күрсәтә һәм Миңа кеше корбаны кирәк түгел, ди. Минем ризалыгымны алыр өчен, кешене корбан итәргә кирәк түгел, дип аңлата. Шуңа күрә Корбан гаете зур бәйрәм. Кеше каны түгелмәсен, хайван каны гына түгелсен дип, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалабыз. Корбан Аллаһы Тәгаләгә якын булыйм дигән сүз. Аның кушканнарын үтәп, Аллаһы Тәгаләгә якын булабыз”, - дип белдерде Җәлил хәзрәт. 
“Ул байлыгы көмеш нисабына җиткән кешегә корбан чалырга кушты. Быел көмеш нисабы 20 мең сум. Гаиләдә 20 мең сумнан артык акча бар икән, гаилә башлыгы – ир кеше исеменнән чалына. Әгәр гаиләдә һәркемнең шулкадәр акчасы бар икән – һәркем корбан чала. Гомергә бер генә түгел, ел саен. Бу корбанның ите дә, сөяге дә Аллаһы Тәгаләгә ирешми. Без Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, Аңа якын булабыз. Аллаһы Тәгаләгә безнең тәкъвалыгыбыз ирешә. Корбан чалып, без нәфсебезнең бер өлешен Аллаһ ризалыгы өчен бирергә әзер икәнлекне күрсәтәбез. Ул безне тәрбияләргә тиеш. Корбан итләрен ашагач, безнең калебләребез тәртипкә килергә тиеш. Әгәр без берүзебез сарык түгел, сыер корбанга чалсак та, ачуыбызны эчкә ала алмыйбыз, бер-беребезне гафу итә, күркәм мөгамәләдә була алмыйбыз икән, бер-беребезнең тырнак астыннан кер эзләп, тормыштан зарланып яшибез икән, бу корбан кабул булмый”, - дип аңлатты казый. Бүгенге көндә кешеләрнең акчасы була торып та, корбан чалмауларын, мәчетләр төзелеп тә, кешеләрнең иман йортларына йөрмәвен ассызыклап үтте. 
Җәлил хәзрәт ислам диненең күркәм дин булуын, иман китергән кешеләрдән, нинди милләттән һәм мәзһәбтән булуга карамастан, башкаларга иминлек килергә тиешлеген бедерде. “Без кемне генә сүксәк тә, Аллаһы Тәгалә бездән риза булмый. Мөселман кешесе беркемгә дә зыян салмаска тиеш”, - дип, казый җәмгыятьтә соңгы вакытта барган вакыйгаларга да читләтеп кенә булса да бәя биреп үтте. 
Ул шулай ук Аллаһы Тәгаләнең безгә ислам динен гүзәл бер дин буларак амәнәт итеп бирүен, ата-бабаларыбызның аны яшәү рәвеше итеп сайлап алуларын хәбәр итте. 
Баш казый Корбан гаете көннәрендә корбан чалырга, әрвахларга дога кылырга, фарыз намаздан соң тәкбир әйтергә, туганнарыбызның хәлен белергә кирәклеген (кемнәр әти-ниләре белән аерым тора бигрәк тә) билгеләп үтте. “Менә шулай итсәк, Аллаһ та, гает тә бездән риза була. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә хәерле гомерләр, хәерле сәламәтлекләр, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә, матур, Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә җитәкчеләребезгә дә хәерле сәламәтлекләр, зирәклекләр биреп, шушы матур башлангычларын башкарып чыгарга көч-куәт бирсә иде. Татарстаныбызда да, илебездә дә Аллаһы Тәгалә тынычлык насыйп итсен иде, сугыш афәтләрен күрергә булмасын иде”, - дип белдерде Баш казый.
Аннан соң мөселманнар, тәкъбир әйтеп, Гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкъбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты. 
Корбанны өч көн дәвамында – 25-27 октябрьдә чалырга мөмкин. Соңгы көнне корбанны кояш батканчы чалып өлгертергә кирәк. 
Чалынган корбан итен өчкә бүлеп, бер өлешен ятим, мохтаҗларның күңелен күрү, аларга да бәйрәм шатлыгын ирештерү тиеш. Икенче өлешен туганнарга бирү, ә өченче өлеше белән, аш-су әзерләп, туганнар, дус-иш, күршеләр белән дустанә шартларда мәҗлес үткәрү, кунакка йөрешеп, дуслык, туганлык җепләрен, бердәмлекне ныгыту – күркәм гамәл.

Чыганак: “Татар-информ”, Римма Гатина

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана