Корбан гаете уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты

25 октябрь 2012 ел 14:39

“Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Сезне мөселманнарның иң нурлы, иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Мөселманнарны Исламның рухи чыганакларына өндәүче, дөньядагы барлык диннәр өчен уртак булган шәфкать-мәрхәмәт һәм гаделлек кебек югары әхлакый һәм гуманлылык идеалларына тирән хөрмәт хисләре тәрбияләүче, вакыт узган саен балкышы көчәя, кадере арта барган бу зур тантананың хәзерге җәмгыять нигезләрен ныгытуда әһәмияте һич кимеми, киресенчә, үсә генә бара.

Мөкатдәс хаҗ төгәлләнгән вакыт – Корбан гаете кеше калебендәге рухи яңарышны чагылдыра, кардәш-ыру, фәкыйрь-мохтаҗлар турында кайгырту зарурлыгын, Аллаһының рәхмәте чиксез киң булуын искәртә.

Төрле милләтләр һәм диннәр арасын суытмыйча, алардагы татулык, хезмәттәшлек рухын, уңай мөнәсәбәтләрне саклау, һичшиксез, республикабызның гаять зур казанышы булып тора. Безгә ата-бабаларыбыз васыять иткән милләтара һәм динара тынычлыкның югалуына юл куярга ярамый. Татарстан мөселманнары киләчәктә дә диннәр арасында үзара хезмәттәшлекне, тынычлыкны, иминлекне ныгытуга үзләреннән саллы өлеш кертерләр, дип ышанам.

Корбан бәйрәме һәрберебезгә көч-егәр, илһам өстәсен, гаиләләребезгә бәрәкәт, бәхет һәм муллык китерсен!

Сезгә чын күңелдән рухи бөтенлек, матур тормыш һәм игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим!”, диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгатендә.

 


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана