Икенче Бөтенроссия “Шыгырдан диалогы” экономик форумы

24 октябрь 2012 ел 10:48

2012 елның 20 октябрендә “Хәләл” комитеты Чуашстан республикасының Шыгырдан авылында узган Икенче Бөтенроссия “Шыгырдан диалогы” экономик форумында булып кайтты. Форумның инициаторы һәм төп оештыручысы – Чуашстан республикасының Мөфтияте.

Форумда дөньяның төрле илләреннән һәм РФ регионнарыннан вәкилләр катнаштылар: Татарстан, Чуашстан, Ульян өлкәсе, Мордва, Самара, Мәскәү, Франция, Кытай һәм Иран.

Форум кунаклары җирле җитештерүчеләрнең хәләл продукцияләре белән таныштылар һәм балалар бакчасы ачу тантанасында катнаштылар.

Чараның пленар утырышы Шыгырдан урта белем бирү мәктәбе базасында үтте. Форум кысаларында, Чуашстанның Батыр районы, Мордва республикасының Атяш районы һәм Татарстанның Саба районнары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Кунаклар Диния нәзарәтенең “Өч сәхәбә” исемендәге Үзәк Җәмигъ мәчет белән таныштылар, белгәнебезчә әлеге мәчет 2010 елда Республика көне уңаеннан Шыгырданда ачылган иде. Шулай ук экономик форум кысаларында авылның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булып кайттылар, авыл халкының бүгенге яшәеш-тормышы, кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары белән таныштылар.

чыганак: halalrt.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана