Якынлашып килә торган Корбан гаете уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандартлары комитеты “Корбан бәйрәме турында нәрсә белергә тиешсез?” исеме астындагы буклетлар чыгарды.
Буклетларда әлеге олуг бәйрәмнең кыскача тарихы бирелә. Ул “сорау-җавап” формасында эшләнгән һәм Корбан бәйрәме белән кызыксынган мөселман кардәшләребезгә адресланган.
Буклетларны Казан шәһәре мәчетләрендә, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте (Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт) бинасында алып була.
Буклетка кергән мәгълүматларны шулай ук “Хәләл” стандартлары комитетының сайтының www.halalrt.com “Әңгәмәләр һәм мәкаләләр” бүлегеннән табып була.