Быел Татарстанда Корбан бәйрәме 25 октябрьгә туры килә

23 октябрь 2012 ел 15:56

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең  казыйлар советы  мөселман илләренең астрономия обсерваторияләре фәнни тикшеренүләре нигезендә, хәнәфи мәзхәбе мәктәбе өйрәтүләре буенча ясаган исәпләүләрдән зөлхиҗҗә аеның беренче көне  2012 елның 16 октябренә, Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябрьгә туры килә.  Шулай ук Корбан бәйрәме бу көнне Башкортстанда, Россиянең күпчелек төбәкләрендә, Төркиядә һәм башка илләрдә уздырыла.

Татарстан Республикасында 2012 елның 25 октябрендә Корбан бәйрәме рәсми рәвештә ял көне  булып тора.

Бу көнне барлык мәчетләрдә иртәнге намаз – сәгать 6:30 да, вәгазь 7:15 тә, 8:00 дә - бәйрәм намазы башлана. “Яңа гасыр” каналыннан туры трансляция сәгать 9.00 дә “Ак мәчет” тән (Спасс районы, Болгар) була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана