Саба районы мәктәпләре, балалар бакчалары, училищелары, кадет мәктәбе укучылары өчен ел саен Корбан ашлары оештыру традициягә әйләнеп бара. Район имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу елда әлеге чаралар оештырылачак. Корбан ашлары гаеттән соң бер ай дәвамында үткәреләчәк. Әлеге хәйрия ашларын район мөхтәсибәте администрация белән берлектә оештыра.