22 октябрьдә Лаеш районы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы үткән. Җыелышта районның барлык мәчетләреннән имам-хатыйблар, шулай ук администрация вәкилләре катнашкан. Мәчет каршыларында эшләп килүче дини укуларга һәм яшьләр арасында наркомания очраклары таралуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышканнар.
Җыелышта иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып Корбан гаетенә кагылышлы сораулар булган. Район имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин хәбәр иткәнчә, районның 20 мәчетендә дә корбан чалыначак һәм мохтаҗларга таратылачак. Мәчетләрне корбанлык белән тәэмин итүне район оешмалары үз өстләренә алган.