20-23 октябрь көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” мөселман яшьләре бүлеге Корбан бәйрәменә багышланган "Корбан гаете мөбарәк булсын!" дип аталган акция уздыра. Әлеге чара республиканың төрле районнарында башланып китә һәм аннары иң соңыннан 23 октябрьдә Казанда үткәрелә. Акциядә “Алтын урта”ның Лениногорск, Бөгелмә, Мамадыш, Яңа Чишмә, Буа һәм Казандагы бүлекләре катнаша. Оештыручылар “Алтын урта”, нәзарәт логотиплары төшерелгән бертөсле яшел футболкалар киеп билгеле бер урыннарда мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең Корбан бәйрәме белән котлавы һәм Корбан чалу тәртибе, гомумән, әлеге бәйрәмне уздыруга кагылышлы мәгълүмат язылган буклетларны таратачаклар.
Чараны оештыручылар үз алларына мөселманнарның күркәм бәйрәме белән котлауны һәм һәркем үзе корбан чалуга катнашсын өчен бу гамәлне ничек башкару турында мәгълүмат таратуны максат итеп куйганнар. Үзең корбан чалуның савабы зуррак бит.
Әлеге чара дини бәйрәмнәр уңаеннан “Алтын урта” тарафыннан оештырылган беренче генә акция түгел. Мөселман яшьләре оешмасы зурая барып, үзенең филиалларын республика районнарында да булдыруга, яшь мөселманнарны күбрәк җәлеп итүгә йөз тота.