2012 елның 20 октябрендә Казан шәһәренең Кабан арты мәчете мохтаҗларга гошер сәдакасы (бәрәңгеләтә) таратачак.
Акциянең инициаторы – ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килә торган “Зәкәт” Хәйрия Фонды.
Сәдаканы мәчет бинасында сәгать 10.00дән алып 18.00гә кадәр өләшәчәкләр. “Зәкәт” Фонды хезмәткәрләре фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә әлеге акция турында хәбәр җиткергәннәр.