Татарстан Фәннәр академиясендә “Глобализация шартларында ислам: Россия һәм дөньякүләм контекстлар” дигән “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелә

19 октябрь 2012 ел 08:08

Татарстан Фәннәр академиясе 19 октябрьдә академия президиумының кече залында "Глобализация шартларында ислам: Россия һәм дөньякүләм контекстлар” дип аталган "түгәрәк өстәл” утырышында катнашырга чакыра. Фикер алышуда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Югары икътисад мәктәбенең әйдәп баручы этнологлары һәм ислам белгечләре катнаша. 

Әлеге чара иртәнге сәгать унда "Хәзерге Татарстандагы ислам: социологик һәм сәяси үлчәнешләр” дигән темага сессия белән ачыла. Икенче сессия "Мөселман дөньясында традицияләү һәм либеральләшү: чит ил тәҗрибәсе”, өченчесе "Идел буе мөселманнарының яңадан исламга кайту процессы: олкаль һәм төбәк контекстлары” дип атала. "Түгәрәк өстәл” утырышы дискуссия белән тәмамланыр дип көтелә. 
Чыганак: "Татар-информ"
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана